14 июльдә С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Ишегалдым лагере" балалары өчен «Менә ул нинди - безнең җәй!» дип аталган уен-конкурс программасын уздырдылар. Балаларны иң яраткан җәйге каникуллары белән котладылар, яхшы ял итеп кенә тугел, суда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә онытмауларын теләделәр, шәһәр китапханәсенә яраткан китапларын укырга чакырдылар. Мөгаен, уйнарга яратмаган балалар дөньяда юктыр. Чөнки уеннар сәламәтлекне ныгыта һәм стресс дәрәҗәсен киметә. Балалар төрле конкурслар һәм хәрәкәтле уеннар белән уен программасында ярыштылар, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, тизлеген күрсәттеләр. Ә иң мөһиме - күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Күңелле бию музыкасы, конкурслар, викториналар, табышмаклар – болар барысы да чараның уңай атмосферасын тудырды.