Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында наркотикларга каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Кыргый киндер үсүче урыннарны ачыклау, шулай ук наркотиклы үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерүне ачыклау һәм булдырмау, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау буенча эшләрнең торышы һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) Ефимов Эдуард Николаевич чыгыш ясады. Җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрнең ял итү урыннарында наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануны һәм таратуны профилактикалау һәм булдырмау турында комиссия сәркатибе, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Кашапов Айдар Җәүдәт улы мәгълүмат бирде. Ул шулай ук алдагы комиссия нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларның үтәлешенен анализлады. Гомүми йомгакны наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия рәисе Разиф Кәримов ясады һәм комиссия әгъзаларын һәм утырышта катнашучыларны бу юнәлештә эшне тагын да җанландырырга чакырды.