28 июньдә көллиятнең актлар залында тантаналы шартларда Зәй политехника көллиятен тәмамлаган 132 кеше дипломнар белән бүләкләнде. "Йолдызлы юл" чарасында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Зәй шәһәре хәрби комиссары Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы, район Башкарма комитеты идарәләре башлыклары, "Челтәр компания"се акционерлык җәмгыятенең "Түбән Кама электр челтәрләре" филиалы Зәй РЭСы башлыгы Лукин Олег Анатольевич, «Татэнерго-Зәй ГРЭСЫ» АҖ филиалы директоры урынбасары Галиуллин Рамил Габдулла улы, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары катнашты. Сәламләү сүзләре белән район башлыгы Разиф Кәримов, Зәй политехника көллияте директоры Сергей Максимов чыгыш ясадылар, алар 25 студентка дипломнар тапшырдылар. Иң яхшы, акыллы, максатчан, талантлы, камиллеккә омтылышы белән укуда, иҗатта, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Олимпиадаларда, һөнәри осталык конкурсларында, Ворлдскиллс һәм Абилимпикс чемпионатларында актив катнашканнары өчен, 10 кеше дипломнар белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының яшьләр, волонтерлык һәм ирекле берләшмәләрендә актив катнашканнары өчен, 9 кеше «Актив тормыш позициясе» номинациясендә дипломнар белән бүләкләнде. Көллиятнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары һәм спорттагы уңышлары өчен, «Олимпия резервлары» номинациясендә 9 кеше дипломнар белән бүләкләнде. Көллиятнең иҗади тормышында актив катнашканнары өчен, 10 кеше "Чиксез талантлылар" номинациясендә бүләкләнде. Көллият администрациясе һәм педагогик коллективы, балалары укуда гына түгел, көллиятнең иҗтимагый тормышында да югары күрсәткечләргә ирешкән 25 әти-әнигә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Соңыннан көллиятне тәмамлаучыларга педагоглар һәм ата-аналар исеменә рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге дә булды. «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәм кәефен тагында күтәрде.