Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр ипподромында «Вираж» клубы, «Автозвук» шоуы, хард эндуро буенча ярышлар үтте. Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә бәйрәмнең тантаналы өлеше узды. Төрле интерактив мәйданчыклар эшләде. Төп сәхнәдә шәһәр халкы өчен Яшьләр концерт программасы оештырылды. Кич буе бәйрәм кунаклары алдында Зәй рок-төркеме, «Next» бию коллективы, брейк-данс чыгышы, «Спартак» фокусчы – иллюзионисты чыгышы, «Прогульщики» рок-төркеме, Dj Runov чыгыш ясады. Шәһәр һәм район яшьләрен Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев сәламләде һәм котлады, аннары бүләкләү тантанасы үтте ,анда яшьләр сәясәте хезмәткәрләренә һәм яшьләр активына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һичшиксез бу бәйрәм онытылмаслык булды, көн дәвамында яшьләр күңел ачты, аралашты һәм ял итте. Без Зәй яшьләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, аларга тормышта яңа дуслар, яңа уңышлар, ачышлар, максатлар, шатлык һәм бәхет телибез!