Зәйдә "Чыгарылыш кичәсе – 2022" узды

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген Зәй районында чыгарылыш кичәләре узды. Районның 11 урта мәктәбендә тантаналы шартларда 11 сыйныфны тәмамлаучы 146 укучыга урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Чыгарылыш кичәсе -2022» үткәрелде. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов 29 чыгарылыш сыйныф укучысына «Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын медальләре һәм «Алтын фонд» статуэткалары тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теле буенча 100 балл алган ике укучыга-6 нчы мәктәп укучысы Николаенко Анна һәм Түбән Биш мәктәбе укучысы Гәрәева Эльвинага шәхси эшмәкәр «Трифонова», «Хыял» һәм «Канцмаркет»спонсорларыннан бүләкләр тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев 19 чыгарылыш сыйныф укучысына «Олимпия резервлары» һәм «Ватанга хезмәт итәм» номинацияләрендә лаеклы бүләкләр тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Николаевна Камалова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев 21 чыгарылыш сыйныф укучысына «Илһам һәм иҗат» һәм «Лидер»номинацияләрендә бүләкләр тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм кунаклары барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, нык сәламәтлек, иң кыю планнарының тормышка ашуын һәм үзләренең зур һәм кече ватаннарына файдалы булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International