Зәйдә хәрби чакырылыш комиссиясе утырышы булды

2022 елның 24 июне, җомга
Бүген шәһәрнең хәрби комиссариатында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм чакырылыш комиссиясе рәисе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашында чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Чакырылыш комиссиясе әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылучыларның 10га якын шәхси эшен карадылар. Якын арада егетләр бөтен Россия буенча хәрби хезмәт үтәргә, шул исәптән Зәй муниципаль районының шефлыкка алынган хәрби частенә юл тотачак. Район башлыгы Разиф Галиевич һәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары комиссиягә килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңай хезмәт итүләрен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International