Зәйдә медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

23 июньдә балалар музыка мәктәбендә Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарага җыелдылар. Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда армый-талмый хезмәт итүчеләрне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады. "Сезнең һөнәр вәкилләре үзләрен игелекле эшкә – кеше сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаганнары өчен һәрвакыт аерым хөрмәткә ия. Сезнең миссия катлаулы һәм җаваплы, ә хезмәтегез тулы көч, тәҗрибә, белем, ныклык, рухи юмартлык, шәфкатьлелек, еш кына үз-үзеңне корбан итүне таләп итә. Эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, намуслы хезмәтегез, йокысыз төннәрегез, оста кулларыгыз, коткарылган гомерләр һәм игелекле йөрәгегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сезгә! Сезнең һәркайсыгыз киләчәктә дә шәһәр һәм район халкының сәламәтлеген саклау өчен бөтен көчен куяр,- дип ышанам. Зәй муниципаль районында халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, табибларның һәм шәфкать туташларының эш шартларын яхшырту өчен күп эш башкарыла. Район үзәк хастаханәсе заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Бүген хатын-кызлар консультациясендә, азык-төлек блогында капиталь ремонт бара, шулай ук Татнефть гранты буенча стоматология бүлеге җиһазларын алыштыру планлаштырыла. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы кысаларында, Кадер авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде, бу инде районда 11 нче модульле ФАП. Агымдагы елда Гулкин һәм Яңа Спас авылларында ФАПлар төзү планлаштырылган. «Лада Ларгус» а/м базасында 8 медицина ярдәме автомобиле, «Газель» а/м базасында «В»класслы 1 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алынды",-дип билгеләп үтте район башлыгы Разиф Кәримов үзенең чыгышында. Тантаналы чара ахырында район үзәк хастаханәсе медицина оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен һәм медицина хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан, диагностика бүлегенең функциональ диагностика табибы - Эсаулова Светлана Федор кызы, поликлиниканың стоматология бүлеге табиб-стоматолог-терапевты Насыбуллина Ландыш Фидаил кызы , 2 нче поликлиниканың участок шәфкать туташы Автомеева Людмила Михайловна Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте баш шәфкать туташы - Иванова Марина Анатольевнага, Бигеш табиб амбулаториясенең табиб-стоматолог-терапевты Москов Владислав Валентиновичка белдерелде. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән-10 кеше, башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән - 6 кеше, баш табиб Мактау грамотасы белән-21 кеше, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы һәм Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы башлангыч оешмасының Мактау грамоталары белән - 6 кеше бүләкләнде. «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International