Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары семинары узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Аксар авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар Яңа Тәкмәк авылында Миннуллин Муса Шайморза улының минифермасында, Степанов Петр Петровичның крестьян – фермер хуҗалыгында һәм шәхси эшмәкәр Шәйгәрдәнов Икраметдин улы хуҗалыкларында оештырылган эш барышы белән таныштылар, Аксар авылындагы социаль объектларны карадылар. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән җыелучыларга район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов мөрәҗәгать итте. Җирле үзидарә органнарының 2022 елның 5 аенда башкарган эшләре һәм калган чорга бурычлары турында авыл җирлеге башлыгы Юрий Исмәгыйль улы Гыйльманов сөйләде. Үзара салым мәсьәләсе буенча район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин чыгыш ясады. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Тәлверт улы Кәмәлиев авыл җирлекләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын һәм КФХ ларны үстерү буенча эшләргә анализ ясады. Шулай ук «Зәй» агросәнәгать паркы эше, авыл җирлекләре буенча мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Район башлыгы семинарның пленар өлешендә күтәрелгән мәсьәләләр буенча эшне көчәйтү турында үз киңәшләрен бирде. Семинар ахырында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилей көне уңаеннан, Баграж авыл җирлеге башлыгы Минеев Павел Николаевич район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International