Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бизнес-планнарны бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 15 июньдә үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узды. Эксперт советы түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча 2 бизнес-планны карады: «Кием һәм текстиль эшләнмәләрне ремонтлау», «Сарыклар үрчетү һәм үстерү». Эксперт советы каралган бизнес-планнарның икесен финанслауга тәкъдим итте. Бизнес-планнарына уңай тәкъдим алган эшкуарлар Татарстан Республикасы бюджетыннан үз эшләрен оештыруга 145100 сум күләмендә финанс ярдәме алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International