Зәйдә Р.Ш. Фәрдиевне искә алдылар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Шәһәр һәм район халкы Зәй районының күренекле җитәкчесе, мактаулы гражданины Ринат Фәрдиевне искә алды. Аңа кыска гына, әмма хезмәт казанышларына бай гомер кичерергә туры килә. Бу чара Ринат Шәех улының туган көнендә узды, аңа бүген 66 яшь тулган булыр иде. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Истәлекле билге янына бүгенге көнгә кадәр бу күпкырлы шәхес турында якты истәлекне саклаучылар җыелган иде. Җыелучылар Ринат Фәрдиевне искә алдылар һәм истәлекле билгегә чәчәкләр куйдылар. Зәйлеләрне сәламләп, район башлыгы Разиф Кәримов үзенең хатирәләре белән уртаклашты. "Киләчәктә дә Ринат Шәеховичның Зәй районында башланган эшләре уңышлы дәвам итсен иде. Күп күрсәткечләр буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә. Ринат Шәех улы бик күпләр өчен якын дус булды һәм шулай булып калыр да, без аңа тиңләшергә тырышырбыз һәм аны озак еллар  хәтеребездә сакларбыз", - дип билгеләп үтте Разиф Галиевич. Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров шулай ук бу үзенчәлекле шәхес турындагы якты истәлекләрне искә төшерде. 1999 елдан Ринат Шәех улы Зәй районы администрациясен җитәкли. 2006 елдан башлап, фаҗигале үлеменә кадәр Зәй муниципаль  районы башлыгы булып эшли. Аның җитәкчелегендә социаль, икътисади мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, социаль әһәмияттәге яңа объектлар төзелде. Шәһәрдә яшәүчеләргә чиста артезиан суы эчү мөмкинлеге биргән «Дуслык» су алу җайланмасы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Боз сарае”, ел саен «Сабантуй» һәм башка бәйрәм чаралары уза торган Кармалка елгасындагы парк (соңыннан «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге парк» исеме бирелде), зәйлеләр өчен иң истәлекле урыннар булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International