Зәй тренеры -Татарстан Республикасының «Алтын Билбау - Алтын Пояс» милли премиясе лауреаты

2022 елның 14 июне, сишәмбе

11 июньдә Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Алтын Билбау - Алтын Пояс» хәрби сәнгать өлкәсендә Татарстан Республикасы Милли премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы спорт министры һәм аның урынбасары Владимир Леонов һәм Илдар Садриев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина, Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, Россия Хәрби сәнгать берлегенең Татарстан Республикасы филиалы рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм башкалар катнашты. «Иң яхшы тренер» номинациясендә «Зәй» спорт мәктәбенең киокусинкай бүлекчәсе тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Ревин Алексей Владимирович бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International