12 июньдә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Россияне данлыйбыз!»дип аталган бәйрәм чарасы узды. 12 июнь - Россия көне һәм Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн. Ел саен, Иделдән алып Енисейга кадәр, безнең зур, күпмилләтле илебездә 12 июньдә зур бәйрәм, Россия көне, милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык бәйрәме билгеләп үтелә. Кешеләр үз туган урынын сайламый. Алар төрле илләрдә яши, төрле үзенчәлекләргә ия була, төрле телләрдә сөйләшә алалар, әмма «Ил, Ватан» дигән сүзләр һәркем өчен изге һәм бердәнбер. Безнең өчен бу төшенчәләр «Россия» сүзендә чагыла. Бәйрәм барышында шәһәр халкына «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары музыкаль котлаулар бүләк итте.