"Сабантуй гүзәле -2022" конкурсында Илсөяр Солтанова җиңүче булды

2022 елның 11 июне, шимбә
Төп сәхнәдә «Сабантуй гүзәле-2022»конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Сайлап алу турын узган районның 9 гүзәле үз-үзләрен тәкъдим итә белүдә көч сынашты. Сабантуй гүзәле дип Илсөяр Солтанова игълан ителде, калган 8 катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Спорт мәйданчыгында көн дәвамында милли көрәш, гер спорты, авыр атлетика һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар, балалар мәйданчыгында - балалар Сабантуе, «милли уеннар» мәйданчыгында халык уеннары үткәрелде һәм аларда катнашучылар бик күп булды. "Мирас", «Азаль», «Бәллүр» триосы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Зәйдә туып-үскән якташларыбыз Марат Галимов, Айдар Сөләйманов, Ясминә һәм татар эстрадасы артистлары Равилә һәм Радик Шәрипҗановлар Сабантуй кунакларына үзләренең иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International