Зәй Сабантуенда шәһәр һәм районның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

2022 елның 11 июне, шимбә

Бүген Зәй Сабантуенда район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Актив җәмәгать эшчәнлеге, республикада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Зәй районы һәм Зәй шәһәре ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәлиуллин Геннадий Сәмигулла улы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Тәлгать Мирзаһит улы Сөләйманов "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләнде. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «АГРОСИЛА» акционерлык җәмгыятенең үсемлекчелек буенча Башкарма дирекциясенең «Сәвәләй» җитештерү комплексы идарәчесе Фоат Талвирт улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, нәтиҗәле хезмәте һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Габделхак кызы Хуҗинага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен, Зәй муниципаль районы Советы гомуми бүлегенең кадрлар секторы мөдире Сергеева Марина Геннадьевнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте, агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлеше һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, “Восток” агрофирмасы баш инженеры Маслов Петр Николаевичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен, «Зәй» агрофирмасы баш бухгалтеры урынбасары Гыйляева Люция Минәхмәт кызына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен, «Зәй шикәре» агрофирмасы баш инженеры Вәлиәхмәтов Илдар Мөҗәһит улы, «Зәй» агрофирмасының «Карман» товар фермасы мөдире Гыйльмуллин Шәриф Нәгыймулла улы, «Агросила - Логистика» ҖЧҖе тракторист – машинисты Ермолаев Михаил Александрович Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Авыл хуҗалыгы производствосында озак еллар намуслы хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Агросила-Логистика» ҖЧҖе тракторист-машинистлары Габдуллин Илдар Фәрит улы һәм Галимов Инсаф Айдар улы бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International