Бүген Зәй шәһәрендә татар халык бәйрәме Сабантуе күңелле һәм киң итеп билгеләп үтелде, анда теләге булган һәркем спорт уеннарында һәм ярышларда катнаша һәм призлар өчен көрәшә алды. «Энергия» стадионында Яшьләр һәм һәвәскәрләр командалары арасында баскетбол һәм (8х8) футбол буенча ярышлар узды. Р. Ш.Фәрдиев исемендәге паркның спорт мәйданчыгында кул көрәше, мас-рестлинг, гер спорты, авыр атлетика, штанга, шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. ГТО мобиль мәйданчыгы эшләде, анда балалар һәм өлкәннәр комплекс нормативларын үти алды. Шулай ук бүген финал уеннарында очрашканнан соң, волейбол буенча иң көчле ир-ат һәм хатын-кызлар командалары ачыкланды. Милли көрәш буенча ярышлар бәйрәмнең мөһим өлеше булып тора. Көрәш буенча 2005-2006 елгы егетләр арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 50 кг авырлык категориясендә: 1 урын Мелихов Эльвир, 2 урын Гыйздатуллин Динар; 55 кг авырлык категориясендә: 1 урын Ибраһимов Җәмил, 2 урын Архипов Данил, 3 урын Архипов Артем; 65 кг авырлык категориясендә: 1 урын Бутаков Евгений, 2 урын Габделхаков Мәлик, 3 урын Заһидуллин Аяз; 65 + кг авырлык категориясендә: 1 урын Хантимеров Руслан, 2 урын Москов Булат; 2007-2010 елгы егетләр арасында 40 кг авырлык категориясендә: 1 урын Насыйров Фидан, 2 урын Землянов Данис, 3 урын Кузин Матвей; 50 кг авырлык категориясендә: 1 урын Әбзәлетдинов Инсаф, 2 урын Кәлимуллин Кәрим, 3 урын Тучин Руслан; 60 кг авырлык категориясендә: 1 урын Хөснетдинов Камил, 2 урын Талибуллин Марат, 3 урын Маврин Тимур; 60 + кг авырлык категориясендә: 1 урын Фәхретдинов Илдус, 2 урын Шәйдуллин Илнар, 3 урын Петров Александр; 2011 елгы һәм кече егетләр арасында 25 кг авырлык категориясендә: 1 урын Ибраһимов Фаил, 2 урын Минәхмәтов Ислам, 3 урын Хисмәтуллин Арслан; 30 кг авырлык категориясендә: 1 урын Хөснетдинов Әмир, 2 урын Насыйров Азамат, 3 урын Юнысов Айнур; 35 кг авырлык категориясендә: 1 урын Шабалин Роман, 2 урын Сәфиуллин Батыр, 3 урын Кожемякин Вадим; 35 + кг авырлык категориясендә: 1 урын Ананиев Тимур, 2 урын Абдульманов Ленар, 3 урын Масленкин Алексей. Егетләр арасында абсолют батыр булып Руслан Хантимеров калды. Ир-атлар арасында призлы урыннар яуладылар: 60 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Кашапов Азат, 2 урын-Исхаков Ришат, 3 урын-Нуриәхмәтов Илфат; 65 кг авырлык категориясендә: 1 урын Хәйруллин Илнар, 2 урын Хәмидуллин Зөлфәт, 3 урын Левашов Дмитрий; 75 кг авырлык категориясендә: 1 урын Гаделшин Булат, 2 урын Садыйков Ленар, 3 урын Колесников Виталий; 90 кг авырлык категориясендә: 1 урын Галимов Илнар, 2 урын Хәмидуллин Руслан, 3 урын Әхмәтшин Айнур; 130 кг авырлык категориясендә: 1 урын Хәмитов Эльдар, 2 урын Фаршатов Рамил, 3 урын Гыйлаҗетдинов Ранис. Ветераннар арасында абсолют авырлыкта: 1 урын Циганов Сергей, 2 урын Фролов Валерий, 3 урын Захаров Николай. Сабантуйның абсолют батыры булып Хәмитов Эльдар калды. Жирәбә юлы белән автомобильгә Илнар Галимов ия булды.