Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр татар халкының милли бәйрәмен-Сабан туен билгеләп үттеләр
2022 елның 11 июне, шимбә
Бүген Ринат Фәрдиев исемендәге паркта Зәй Сабантуе узды. Парк территориясендә төрле мәйданчыклар тәкъдим ителде. Бәйрәм кунаклары авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, һөнәрчелек ишегалды, «Милли тамырлар» мәйданчыгында - татар, керәшен, рус һәм чуваш йортларында - югарыда аталган халыкларның көнкүреше һәм милли ризыклары белән таныштылар. Бәйрәм чарасы Зәй шәһәренең 370 еллыгына, Сабантуй тарихына багышланган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Авыл Сабантуена кунакларны Габдулла Тукай чакырды. Тамаша барышында халык бәйрәме традицияләре (ярышлар, бүләкләр җыю), анда төрле халыкларның һәм милләтләрнең катнашуы күрсәтелде. Геройлар, Г.Тукай әкиятләре аша (Шүрәле, Су анасы) тамашада катнашучыларга Ватан, туган як, туган җирдә яшәүче халыкларның дуслыгы, аларның хезмәт сөючәнлеге, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, районның югары икътисади күрсәткечләрендә авыл хуҗалыгы һәм башка тармак хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үтте һәм аларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән зәйлеләрне Сабантуй белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев котлады. Шулай ук зәйлеләр алдында котлау сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов чыгыш ясады. Сабантуйның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, танылган якташларыбыз-Хатыйп Миңнегулов, Геннадий Максимов, Юрий Гортышов һәм башкалар бар иде. Авыл хуҗалыгы алдынгылары парады булды. 100 кеше мактаулы бүләкләргә ия булды, 186 механизатор һәм терлекче акчалата премияләр белән бүләкләнде. Язгы кыр эшләре йомгаклары буенча районның иң яхшы хуҗалыкларын бүләкләү дә узды. 2022 елда «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы (җитәкчесе – Гайнетдинов Гамир Фаил улы), «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү комплексы (җитәкчесе – Агеев Семен Семенович), «Восток» агрофирмасының «Баграж» җитештерү комплексы (җитәкчесе – Ханнанов Фәүҗәт Габдрахман улы) лидерлар булдылар. Механизаторлар арасында: Хәйруллин Илдус Хәмзә улы ("Зәй" агрофирмасы); Ермалаев Михаил Александрович («Зәй шикәре» агрофирмасы); Ямалиев Нияз Шадрсәет улы («Восток» агрофирмасы). 2022 елгы язгы чәчү батыры дип «Восток» агрофирмасыннан механизатор Зайцев Дмитрий Васильевич танылды. Тырыш хезмәте өчен район башлыгы Разиф Кәримов аңа «Лада-грант» җиңел автомобиле ачкычы тапшырды, шулай ук чәчү батыры традицион тәкә белән бүләкләнде, аңа Сабантуй әләмен күтәрү хокукы бирелде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз