Традиция буенча, Зәйдә Сабантуй ипподромда ат чабышыннан башланды. 6 узышта 30 ат катнашты. Алар арасында район башлыгы Разиф Кәримов, районның танылган кунаклары һәм ат чабышына битараф булмаган зәйлеләр дә бар иде. Ат спорты ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр булды: конкурста (6 каршылык, 80 см. биеклеккә) 1 урын Вахмистр (хуҗасы Сабиров И. Р., жокей Сыйбгатуллина Айгөл), 2 урын Хөрмә (хуҗасы Сабиров И. Р., жокей Иванова Ольга), 3 урын Гранат (хуҗасы Сабиров И. Р., жокей Фадеева Катерина); татар токымлы атлар чабышында (1 800 м.га) 1 урын Ак Морза (хуҗасы Нәбиуллин Ф. М., жокей Зарипова Регина), 2 урын Дастан (хуҗасы Нәбиуллин Ф. М., жокей Билалов Вилдан), 3 урын Локман (хуҗасы Нәбиуллин Ф. М., жокей Нәбиуллина Камилә); 2 яшьлек чиста токымлы атлар арасында чабышта (1 800 м.га) 1 урын Акапулько (хуҗасы һәм жокей Газизов Әлмир), 2 урын Мираж (хуҗасы һәм жокей Шарганисламов Д. Г.), 3 урын Элихандра (хуҗасы Миңнехуҗина М. Н., жокей Хәйруллина Э.Р.); 3 яшь һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы атлар арасында (1 800 м.га ) 1 урын Рэбробас (хуҗасы П. Г. Коронов, жокей Гарифуллин Марат), 2 урын Банапарт (хуҗасы М. Н. Миңнехуҗина, жокей Ворошилина А. Е.), яхшыртылган токымлы атлар арасында чабышта (ярымкавырлы атлар) (1800 м.га) 1 урын Грай (хуҗасы Гыйздәтуллин М. А., жокей Гыйздәтуллин Әнсар), 2 урын Баһдат (хуҗасы Р. Вайсиев), 2 урын Баһдат (хуҗасы жокей Салманов И.Р.), Орбит (хуҗасы һәм жокей Якупов И. Ю.), Зәй муниципаль районы атлары арасында чабышта 1 урын Парадора (хуҗасы Коронов П.Г., жокей Газизов Әлмир), 2 урын Фисташка (хуҗасы Гыйздәтуллин М.А., жокей Гыйздәтуллин Әнсар), 3 урын Шалина (хуҗасы Фараҗов А. Д., жокей Фараҗов Эмиль).