Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! Россия көне - үз Ватанына чын күңелдән бирелгән һәм илебезнең, халкыбызның тарихы белән горурланучы, илебезне көчле һәм чәчәк атучы дәүләт итеп күрергә теләүче күпмилләтле дәүләтебезнең һәр кешесе бәйрәме. Ә Россия һәрберебез өчен - бу беренче чиратта безнең кече Ватаныбыз, йөрәккә якын урыннар, гаилә учагы, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз. Нәкъ менә шушы мәңгелек кыйммәтләр киләчәктә дә безне берләштереп, тынычлыкка һәм татулыкка, яраткан илебез хакына эшләр һәм гамәлләр кылуга этәрәчәк. Муниципаль районыбызның барлык халкына игелекле хезмәтләре, халык традицияләрен дәвам итүләре һәм ватанпәрвәр булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык игелекле башлангычларда уңышлар юлдаш булсын, ә киләчәккә ышаныч һәм оптимизм беркайчан да ташламасын! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм тыныч күк йөзе телим!