Шәһәр бистәләрендә Сабантуйга багышланган халык күңел ачулары узды

2022 елның 10 июне, җомга
Сабантуй бәйрәме-халкыбызның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары бер-бер артлы үрелеп бара торган төп татар халык бәйрәмнәренең берсе. 10 июньдә Мирный бистәсе паркында Сабантуй бәйрәменә багышланган кичке күңел ачулар узды, ул Зәй шәһәренең 370 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында, «Туган ягым-Татарстан» музыкаль - хореографик композициясе күрсәтүдән башланды. Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин ачып җибәрде, ул барлык халыкны һәм бистә кунакларын бәйрәм һәм чәчү эшләре тәмамлану белән кайнар котлады. Аннан соң, традиция буенча чараны алып баручылар бистәнең иң яшь кешеләрен һәм күптән түгел армиядән кайткан солдат - якташыбыз Баһаветдинов Рамил Мәүлет улын хөрмәтләүгә күчтеләр. Концерт номерлары белән беррәттән төрле ярышларда призлар уйнатылды, шул исәптән көянтә - чиләк белән, кашыкка йомырка салып йөгерү, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, аркан тарту, милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, уеннар, конкурслар, күп төрле сәүдә нокталары эшләде. Микрорайонда яшәүчеләр көч, тизлек, җитезлек буенча көч сынаштылар, төрле конкурсларда катнаштылар: «Иң яхшы балык биюе», «Иң яхшы җыр - такмак», «Озын толым» һ. б. төрле уеннар күп булды. Кичке Сабантуй бию дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм шәһәр мәдәният йорты белгечләре, 5 нче урта мәктәп педагоглары, «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре тырышлыгы белән бик матур узды. Концертта «Энергетик» мәдәният сараеның концерт төркеме солистлары, солистлар Д. Дмитриев, И. Хәйретдинова һ. б. катнашты. Бүген шулай ук Зәй-2 микрорайонында да татар халык бәйрәме- Сабантуйга багышланган халык күңел ачулары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International