Республиканың матди ярдәм үзәгенең Зәй бүлекчәсе иң яхшысы дип танылды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Социаль хезмәткәр көнендә Республика Президенты катнашында бәйрәм чарасы узды. Бүген - 8 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Казан интернат-йортында булды. Ул учреждениенең эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәт алучылар белән дәресләр уза торган кабинетларда булды. Республиканың социаль тармагы хезмәткәрләре адресына җылы сүзләр яңгырады, тантаналы чара кунакларына концерт күрсәттеләр, Хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бәйрәм чарасы кысаларында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Зәй социаль хезмәте вәкилләре югары бүләкләргә ия булды. Бөтенроссия һөнәри конкурсында "Инвалид балаларга стационар алыштыручы технологияләрне үстерүнең иң яхшы тәҗрибәсе" номинациясендә җиңгән Зәйнең "Шатлык" үзәге директоры Людмила Симонова бүләкләнде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика матди ярдәм үзәгенең Зәй бүлеге иң яхшысы дип танылды. Икенче урында – Әлмәт районы, өченче урында Мамадыш районы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International