7 июньдә «Энергия» стадионында 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча «С» төркеме уеннары узды. Уен нәтиҗәләре: Зәйнең «Барс» һәм Нурлат шәһәренең «Факел» командалары арасында, «Барс» командасы файдасына 6:0 исәбе белән тәмамланды, икенче уен Зәй шәһәренең «Барс» һәм Алексеевск шәһәренең «Алексеевск урта мәктәбе" командасы арасында 9:0 исәбе белән тәмамланды. Зәй командасын «Барс» спорт мәктәбе тренеры Бикмиев Ринат Рәис улы җитәкли. Бу төркемдә киләсе уеннар 9 июньдә Минзәлә шәһәрендә узачак.