Зәйдә белем бирү учреждениеләренең хезмәтне саклау буенча киңәшмәсе узды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеш буенча урынбасары Р.М.Хаҗипов районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасына багышланган киңәшмә үткәрде. Әлеге юнәлештә эш торышы буенча доклад белән Бигеш авылының “Күбәләк”, шәһәрнең “Кояшкай” балалар бакчалары җитәкчеләре, Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе, Бохарай, Якты Күл, Чыбыклы, Югары Налим төп гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары чыкты. Киңәшмә шулай ук хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен белүен тикшерү, аларны укыту, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре үткәрү һ. б. мәсьәләләр каралды. Утырышка Р.М.Хаҗипов йомгак ясап, тиешле таләпләрне үтәү мөһимлеген ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International