7 майда, социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү алдыннан, Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында тантаналы чара узды. Разиф Гали улы Кәримов социаль хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына югары бәя бирде, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның башка кешеләрнең тормышына, аларның социаль проблемаларын хәл итүгә булышлык күрсәтүнең аеруча мөһимлеген билгеләп үтте. Быел Зәй районы социаль тармагы учреждениеләренең 25 хезмәткәре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Зәй муниципаль районы башлыгы бүләкләренә лаек булды. Бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрен Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Габделхак кызы Хуҗина да котлады. Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.