3 июньдә Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров, «Агрокөч» АҖ баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, Татарстан Республикасы Авыл Хуҗалыгы Үзәге филиалы башлыгы Зәлия Тәхәветдинова, агрофирмаларның барлык белгечләре катнашты. Комиссия иртәнге җидедән бирле эшләде, барлык бүлекчәләрдә һәм КФХларда, шул исәптән Сәвәләй авылындагы сорт сынау участогында чәчүлекләрнең торышын карады. Шикәр чөгендере, көнбагыш, арпа, борчак, көзге культуралар басулары яхшы хәлдә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия җитештерү комплекслары һәм механизаторлар арасында урыннар, шулай ук чәчү батыры билгеләнәчәк.