Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Вакытыннан алда мәгълүмат бирү һәм пенсияне “бер хәрәкәт” белән билгеләү
2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды пенсияләрне автомат рәвештә билгели башлады. Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүне сорап язган гаризаларын бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон документ формасында юллаган Россия Федерациясе гражданнарына пенсияләр автомат рәвештә билгеләнә. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия булучылар әлеге мөмкинлектән файдалана алмый. 2022 елда картлык буенча иминият пенсиясе түбәндәге шартлар үтәлгәндә автомат рәвештә билгеләнә: гражданнар пенсия яшенә җитергә (хатын-кызлар 56яшь 6 ай, ир-атлар 61яшь 6 ай),13 елдан ким булмаган иминият стажы һәм 23,5 пенсия коэффициенты тупларга тиеш. Әлеге шартлар үтәлеп, Пенсия фонды мәгълүматларны тикшергәннән соң, гариза бирүче шәхси кабинетына электрон рәвештә пенсия билгеләнү турында хәбәрнамә ала. Гражданның ризалыгын алганнан соң, пенсия гариза бирелгән көннән (әмма пенсия билгеләугә хокук барлыкка килгән көннән иртәрәк тугел) билгеләнә. Шуннан соң пенсия билгеләнү турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетта күренә. Исегезгә төшерәбез: булачак пенсия күләменә тәэсир итү мөмкинлеге тудыру максатыннан чыгып, 2022 елның 1 гыйнварыннан 155 номерлы Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон кабул ителде. Аның яктылыгында Пенсия фонды ел башыннан гражданнарга пенсия тупланмалары һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә пенсия хокуклары турында мәгълүмат бирә башлады. Мәгълумат түбәндәге тәртиптә таратыла: Ир-атларга 45, хатын-кызларга 40 яшь тулганнан соң, аларга һәр 3 ел саен булачак пенсияләренең күләме һәм пенсия тупланмаларының суммасы турында мәгълүмат җибәрелеп барачак. Мәгълүматлаштыру дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша башкарыла, бердәм мәгълүмат системасында теркәлү үтмәүчеләр мәгълүматны Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белешә алалар. Кабул ителгән пенсия яшенә - 60 һәм 65 яшькә җитү сәбәпле картлык буенча пенсия шулай ук проактив тәртиптә автомат режимда башкарыла. Гражданнарга Пенсия фондына ризалыкларын белдереп хәбәр итергә генә кирәк булачак. Бугенге көнгә 40 яки 45 яшькә җиткән 19 меңгә якын кеше хәзерге вакытка формалашкан пенсияләре һәм пенсия тупланмалары хакында мәгълүмат алды инде. Пенсия фонды җибәргән мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирү шартлары белән таныша, пенсиягә чыгар өчен тагын күпме стаж тупларга кирәклеген ачыклый алалар, шулай ук булачак пенсия күләмен дә күрәләр. Шул юл белән проактив мәгълүмат тарату гражданнарга алдан ук пенсия хокукларын бәяләргә, кирәк булган очракта аны арттыру юлларыннан файдаланырга, хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты периодларын ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалашкан пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинлек бирә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз