Татарстан Республикасы Пенсия фондының Зәй районында клиентлар хезмәте белгечләре (бүлек хокукларында) "Бер кликка Пенсия" республика акциясе кысаларында мәгълүмати-аңлату эшләре алып баралар. Хезмәткәрләр балалар иҗат йорты һәм Зәй ГРЭСы хезмәт коллективлары белән очрашуларда катнаштылар. Алар агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләренең автомат рәвештә билгеләнүе, шулай ук гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив мәгълүмат бирү турында сөйләделәр. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.