Район башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты

2022 елның 1 июне, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Объектлар исемлегенә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре алып барыла торган 6 ишегалды керде: Ялчыгол, 2, Җиңү проспекты, 1/7, Җиңү проспекты, 24, Жуков урамы, 7, Жуков урамы, 9, Рәфыйков урамы, 14. "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау" программасы буенча эшләр Ленин урамы, 19, Төзүчеләр урамы, 4, Рафыйков урамы, 8, Казан урамы, 10 йортларында алып барыла. Эшлекле сәфәрдә катнашучылар «Кояшкай» балалар бакчасын, хатын-кызлар консультациясен, хастаханәнең азык-төлек блогын капиталь ремонтлау, 24 фатирлы йорт төзелешен тәмамлау эшләренең барышы белән дә таныштылар. Район башлыгы эшләрнең сыйфатын һәм үтәлү вакытын контрольдә тотарга кушты, җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International