Зәйдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика катнаш эстафетасы узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген «Энергия» стадионында Зәй шәһәренең 370 еллыгына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика катнаш эстафетасы узды. Эстафетада 8әр кешедән: 4 кыз һәм 4 малайдан торган командалар катнашты. Балаларга 400 метр араны узарга туры килде-бу стадионн бер кат әйләнеп килү дигән сүз. Сабыйларны чабыш юлларында этаплап куйдылар, һәрберсе 50 метр йөгерергә һәм эстафета таякчыгын иптәшенә тапшырырга тиеш иде. Иң аз вакыт эчендә бер әйләнешне узачак команда җиңүче булачак. «Урман әкияте» балалар бакчасы командасы эстафета арасын 1 минут 28 секунд эчендә йөгереп үтә алды. Мәктәпкәчә учреждениеләр арасында җиңел атлетика эстафетасы нәтиҗәләре буенча кискен көрәш барышында өч призер ачыкланды: беренче урынны «Урман әкияте» балалар бакчасы командасы, икенче урынны «Күкчәчәк» балалар бакчасыннан кечкенә җиңел атлетлар алды, ә бронза «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бирелде. Ярышларда барлыгы 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International