Балаларны яклау көненә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсендә «Балалар илне сүрәтли» дип исемләнгән 16 нчы республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды, сайлап алынган эшләр «Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк башкарма комитетына җибәреләчәк. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән бергә катлаулы сайлап алу үткәрелде һәм җиңүчеләр билгеләнде. Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары, шулай ук сәнгать мәктәпләренең 6-11 яшьләрдәге укучылары катнашты. Алар – «РФ халыкларының мәдәни мирасы елы», «Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы», «Без – имин юллар өчен», «Без - үз Ватаныбызның патриотлары» дигән мөһим темаларны ачтылар. Муниципаль этапта 82 бала катнашты, 10 җиңүче эше конкурсның республика этабына Казанга җибәрелде. «Балалар илне сүрәтли» конкурсында катнашучыларның барысы да традицион рәвештә дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре алды.