31 майда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында мәктәп укучылары олимпиадаларының йомгаклау һәм региональ этапларында катнашу нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән укытучылар һәм укучыларны бүләкләү тантанасы узды. «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип аталган район башлыгы грантына 48 укучы һәм 42 укытучы ия булды. Шулай ук, тантана кысаларында 4 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Устимкина Мариягә ел саен бирелә торган Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премия тапшырылды. Укучыларны фән олимпиадаларына әзерләүгә керткән зур өлеше өчен, кече Фәннәр академиясе педагогларына мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Азаль» һәм «Мирас» вокаль-хореографик ансамбльләре чыгышы тантаналы чараны тагын да бизәде.