Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районында күчмә сәүдә оештыру турында хәбәр
2022 елның 31 мае, сишәмбе
«Зәй муниципаль районында «Сабантуй-2022» татар халык бәйрәмен уздыру турында» 2022 елның 25 маендагы 257 номерлы карарны үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы территориясендә 10-12 июнь көннәрендә күчмә сәүдә оештырылу турында хәбәр итә. Күчмә сәүдә 2022 елның 10 - 12 июнь көннәрендә товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен оештырыла. Үткәрү урыннары: Зәй шәһәрендә – Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы; Мирный, Иске Зәй бистәләрендә – рәсми расланган урыннарда, авыл җирлекләрендә – авыл җирлекләренең сату өчен билгеләнгән урыннарында. Күчмә сәүдәнең эше режимы: Зәй шәһәрендә – Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы – иртәнге сәгать 8.00 дән кичке 9.00 гә кадәр; Мирный, Иске Зәй бистәләрендә – сәгать 15.00 дән 20.00 гә кадәр; авыл җирлекләрендә – иртәнге сәгать 9.00 дән 13.00 гә кадәр. Күчмә сәүдәдә катнашалар: Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы физик затлар. Гаризалар 2022 елның 27 маеннан 08 июньгә кадәр кабул ителә. Күчмә сәүдәдә катнашучыларга товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген башкару өчен сәүдә урыннары түләүсез бирелә. Сәүдә урыны электр энергиясе белән тәэмин ителмәгән. Башкарма комитет җитәкчесе исеменә гариза 2022 елның 08 июненә кадәр әлеге хәбәргә кушымтада бирелгән форма буенча Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына Marat.Habibullin@tatar.ru электрон адресына түбәндәге документларны теркәп җибәрелә: - юридик затлар өчен - юридик зат турында белешмәләрне юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү фактын раслый торган документның күчермәләре; - шәхси эшмәкәр өчен - шәхси эшмәкәр турында мәгълүматларны шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына кертү фактын раслый торган документ күчермәләре һәм салым органында исәпкә кую турында таныклык; - "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы физик зат өчен - физик затны һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында исәпкә кую турында белешмә күчермәсе. Гаризалар күчмә сәүдәдә катнашуга гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан тикшерелә. Комиссия сәүдә урыны бирү һәм күчмә сәүдәдә катнашучылар исемлегенә кертү турында яисә сәүдә урыны бирүдән баш тарту турында карар кабул итә. Күчмә сәүдә объектлары заманча эстетик таләпләргә җавап бирергә һәм чаралар башланырга 1 сәгать кала эшкә әзер булырга тиеш. Сәүдә урыны бәйрәмчә бизәлергә, оешманың фирма атамасы, аның урнашкан урыны, юридик адресы, шулай ук юридик затның исеме, яисә шәхси эшмәкәрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булса) күрсәтелгән элмә такта булырга тиеш. Күчмә сәүдәдә катнашучылар сәүдә урынын чүп-чар җыю өчен чүп савытлары белән тәэмин итәргә, чара үткәрү вакыты дәвамында чүп-чарны полиэтилен пакетларга җыеп, тәртип һәм чисталыкны сакларга тиешләр. Эш тәмамланганнан соң тирә-якны җыештыру һәм чүп-чарны чыгару тәэмин ителә. Товарлар сату түбәндәгеләр булганда гамәлгә ашырылырга тиеш: - сатучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда) күрсәтелгән шәхси карточкасы (бейдж); - сатучының шәхесен таныклый торган паспорты яки башка документы; - сатучының күчмә сәүдәдә катнашучы белән хезмәт яки гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләрен раслый торган документы; - сатыла торган товарга тиешле документлары; - сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документлар (шул исәптән ярашлылык турында сертификатлар яки декларацияләр, яисә аларның билгеләнгән тәртиптә таныкланган күчермәләре, ветеринария таныклыклары, сыйфат таныклыклары); - сатучының шәхси медицина кенәгәсендә медицина тикшерүе узу турында билге (азык-төлек товарлары сатканда, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә); - сулыш органнарын индивидуаль саклау чаралары (битлекләр, респираторлар); - санитар кием (халат, алъяпкыч, перчатка, баш киеме); - санитар кагыйдәләрне һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар (кул югыч, сабын, сөлге). Әлеге документлар сатучыда бәйрәмчә күчмә сәүдәдә товарлар сату (хезмәтләр күрсәтү) буенча эшчәнлек алып баруның бөтен вакыты дәвамында сакланырга һәм Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда күчмә сәүдәне оештыручы, контрольлек итүче органнар һәм сатып алучылар таләбе буенча күрсәтелергә тиеш. Товарларны сатканда сатучы кулланучыга үз вакытында, күрсәтеп һәм аңлаешлы формада, товарларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Күчмә сәүдәдә сатыла торган товарлар законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән бәяләр белән тәэмин ителергә тиеш. Ваклап сату рөхсәт ителми: - алкогольле продукция, сыра һәм сыра нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне; пыяла савыттагы эчемлекләрне; - тәмәке эшләнмәләрен. Җәмәгать туклануы һәм азык-төлек товарлары белән ваклап сату объектлары товарлар салу өчен җитәрлек күләмдә лотоклар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, төрү материаллары, салфеткалар, эскәтерләр белән тәэмин ителергә тиеш. Күчмә сәүдәдә товарлар сату (хезмәтләр күрсәтү) эшчәнлеген тормышка ашырганда катнашучылар (сатучылар) бурычлы: - халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау, ветеринария өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәргә; - товарларның аерым төрләрен сатуга куелган таләпләрне үтәргә; - Россия Федерациясе законнарында каралган башка таләпләрне үтәргә; - чисталык һәм тәртипне сакларга, сәүдә урыны янында чүп-чар җыю өчен савытларны вакытында чистартырга; - предприятиенең профиле һәм махсуслашуы нигезендә азык-төлек продуктларының ассортимент исемлеген тәэмин итәргә; - Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда товар өчен контроль-касса машиналарын кулланып сатып алучылар белән исәп-хисап ясарга; - чара тәмамланганнан соң ике сәгать эчендә сәүдә урынын бушатырга. Аттракционны файдалану өчен аннан файдаланучының түбәндәге документлары булырга тиеш: 1) аттракционның паспорты яисә формуляры; 2) сертификаты яисә ярашлылык декларациясе (2016 елның 1 сентябреннән соң файдалануга кертелгән аттракционнар өчен – мәҗбүри, калганнар өчен – булганда); 3) махсус оешма тарафыннан бирелгән аттракционның техник торышын бәяләү акты.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз