28 май көнне Әгерҗе шәһәре стадионында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында «С» дивизионы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Уен нәтиҗәсе: Минзәлә шәһәренең «Олимп» командасы һәм Зәй шәһәренең «Барс» командасы арасындагы ярыш, зәйлеләр файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды, икенче уен Зәй шәһәренең «Барс» һәм Әгерҗе шәһәренең «Спутник» командалары арасында үтте һәм шулай ук "Барс" командасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды.