Зәйдә чик сакчылары көненә багышланган митинг булды

2022 елның 28 мае, шимбә

Бүген, 28 май-Чик сакчылары көне. Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендәге чик сакчылары һәйкәле янында митинг булды, анда төрле яшьтәге чик сакчылары җыелды. Күпләр тантанага гаиләләре белән килгән иде. Алар инде күп еллар матур традицияне саклап, бу көнне очрашалар һәм хезмәт елларын искә алалар. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән җыелучыларны чик сакчылары көне белән аның урынбасары П.С. Уразайкин котлады. Шулай ук рәхмәт һәм котлау сүзләрен шәһәр хәрби комиссары урынбасары Р. М. Гимаев, район Советы депутаты Э. Ш. Галиев, "Сугышчан туганлык" Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Хватков җиткерде. Соңгы еллардагы традиция буенча, Һәйкәл янында 23 мәктәп укучысы - егет һәм кыз тантаналы рәвештә Зәй бүлеге җитәкчесе Александр Ширяев җитәкчелегендә эшләп килүче "Юнармия" сафларына керде. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм монументка чәчәкләр куйдылар. Соңрак Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International