Зәйдә террорга каршы комиссия утырышы узды

2022 елның 27 мае, җомга

2022 елның 27 маенда хакимиятнең зур залында балалар сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда җәйге чорда балаларның ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту урыннарын террорчылыктан саклауны көчәйтү, «Факел», «Йолдызлык», "Ялта-Зәй", мәктәп яны лагерьлары объектларындагы хәлләр белән бәйле мәсьәләләр каралды. «Сабантуй» милли бәйрәмен, имтиханнар һәм чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International