Зәй «Шатлык» комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның мавыгулары җыелмасы

2022 елның 27 мае, җомга

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Мәдәни традицияләрне саклау максатыннан Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның мавыгулар җыелмасын булдырырга һәм үз карамагындагыларның иҗаты буенча интерактив альбом ясарга карар кылдылар. Булачак альбом геройларының берсе -Зәй муниципаль районының Зичәбаш авылында яшәүче Антонов Ксенофонт Константинович. 94 яшендә Ксенофонт Константинович бик яхшы хәтергә ия, тирә-юньдәге хәлләр белән даими  кызыксынып тора, авылның мактаулы һәм танылган кешесе. Гомеренең күп елларын тыл хезмәтчәне туган авылы тарихы турында бөртекләп мәгълүмат туплауга һәм аны системага салуга багышлаган. Ул авылда нигез салынганнан бирле яшәгән һәр гаиләнең тарихын, аның һәр әгъзасын, аларның тормыш юлларын җентекләп язып барган. Барлык мәгълүматлар да дәфтәрләрдә тупланган һәм Ксенофонт Константинович йортында саклана. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран авылдашлары, яшьләр, ата-бабалары яшәгән җиргә ерактан килгән кешеләр белән бик теләп аралаша. Аның катнашында нәшер ителгән Зичәбаш авылы тарихы турындагы китап күп томлы язмалар авторының горурлыгы булып тора. Ксенофонт Константинович үзенең эшен бик кирәкле һәм аннан соң да югалмас,- дип ышана. Ә аның туган авыл тарихы турындагы китабы күп еллар дәвамында үсеп килүче буында  зур кызыксыну уятачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International