Зәй үзәк балалар китапханәсе -"Укучы үстерәбез" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләүче балалар иҗат берләшмәсе карамагында тагын бер зур җиңү. Берләшмәдә шөгыльләнүчеләр катнашында Михаил Булгаковның “ Роковые яйца” әсәренә төшерелгән буктрейлер “Укучы үстерәбез” дип исемләнгән беренче Бөтенроссия бәйгесендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бәйге ел башында илебездә балалар һәм яшүсмерләр уку программасына ярдәм итү буенча Бөтенроссия концепциясен тормышка ашыру кысаларында игълан ителгән иде. Мәртәбәле жюри каравына Россиянең 9 төбәгеннән 106 эш җибәрелеп, шуларның 39ы сайлап алынды. Шәһәребез үзәк балалар китапханәсе бәйгедә “Буктрейлер” номинациясендә катнашты. Моның өчен классик яки хәзерге әдәбияттан әсәр сайларга кирәк иде. Берләшмә әгъзалары рус классигы Михаил Булгаков иҗатына өстенлек бирделәр һәм бик теләп авторның фантастика аша ачыла торган чынбарлык дөньясына чумдылар. Язучының тормыштагы хәлләрне уйлап чыгарылган образлар белән кушып бирүе укучыларының игътибарын җәлеп итә, балаларда кызыксыну уята. Нәкъ менә шунлыктан буктрейлер өчен “Роковые яйца” әсәре сайланды. Ул 1924 - нче елда язылып 1925 - нче елда басылып чыга. Бу чор кинематографиядә тавышсыз фильмнар иҗат ителү белән билгеле. Шунлыктан китапка трейлерны да шушы жанрда иҗат итү идеясе туды. Төшерү процессы катлаулы килеп чыкты, чөнки ул видео белән мультипликация жанрын берләштерә иде. Балаларның бер төркеме үзләрен актёрлар ролендә сынаса, икенчеләре әсәр өчен пластилиннан персонажлар әвәләделәр. Шунысы шатландыра, буктрейлер абруйлы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International