«Яшел яз»

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Экологик тәрбия бик мөһим, чөнки сабыйларны мөмкин кадәр иртәрәк әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәтергә кирәк. Балаларны әзер нәтиҗәгә караганда, эш процессы ныграк  кызыксындыра. «Салават күпере» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә «Яшел яз» экологик өмәсе оештырылды. Балалар сәяхәткә чыгып, тәрбиячеләргә участокны җыештыруда ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Аларның көчле җилдән соң спорт участогын ботаклардан чистартуларын күрү бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International