Табигать сукмагы буенча сәяхәт

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

23 нче майда "Энҗе” балалар бакчасында тәрбияче Сафаргалеева Г.Г. вираж төркеме балалары белән табигать сукмагы буенча сәяхәт үткәрде. Табигать сукмагында алар төрле тукталышларда туктап агачлар, шифалы үләннәр, чәчәкләр турында сөйләштеләр, аларның сыйфатларын искә төшерделәр, табигатьтә яз вакытында була торган үзгәрешләрне атап үттеләр. Балалар бакчасы хезмәткәрләре чәчәкләр утырту белән шөгыльләнеп, участокларны төзекләндерүне дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International