«Безнең якның дару үләннәре»

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

«ЭКОяз-2022» акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Безнең якның дару үләннәре» темасына сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты – укучыларны безнең як үсемлекләренең күптөрлелеге, дару үләннәрен җыю кагыйдәләре һәм вакыты белән таныштыру, табигый хәзинәгә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар чара барышында презентация карадылар, табигатьтә үләннәрнең күптөрлелеге, аларның файдалы һәм агулы булулары турында белделәр. Аларны аерырга өйрәнделәр, дару үләннәренең файдалы сыйфатлары, аларны җыю кагыйдәләре белән таныштылар. Агулы үләннәрнең куркыныч үзлекләре турында кисәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International