Балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

 2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак. Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэкына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Садыков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының "Җәй" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү һәм аларның ялын оештыру буенча республика үзәге директоры Дәүләтшин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна җавап бирде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 26 майда 10:00 дән 12:00 гә кадәр "8(800)350-44-72 "кайнар линия" телефоны аша, шулай ук  26 майда 10 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителә (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International