Чыршыны күзәтү

2022 елның 23 мае, дүшәмбе
«Кызыл калфак» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр чыршыны күзәттеләр һәм анда яңа яшь ботаклар үсеп китүенә игътибар иттеләр. Балалар капшап карап, иске һәм яңа ылысны ачыкладылар. Яшь ботакларда ул чәнечми, йомшак, ачык яшел төстә. Чыршы янындагы чәчәкләрне дә карадылар, алар караңгы кызыл төстә. Чәчәк ата торган чыршы бик матур, әмма чәчәк атуы озакка бармый. Тиздән кызыл чәчәкләр көрән төскә керәчәк һәм күркәгә әйләнәчәк. Балаларга гүзәл чыршыны күзәтү бик кызыклы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International