Елга янындагы территорияне җыештыру

2022 елның 18 мае, чәршәмбе
Табигать кочагында йөргәндә, күңелсез күренешләргә тап булабыз: урманда, бигрәк тә елга һәм күл ярларында чипслардан калган савытлар, буш шешәләр, пакетлар төрле җирдә ауный. Еш кына бу чүпләр еллар буена табигатьне пычратып ята. Бу ситуациядән чыгуның бер генә юлы бар — җиң сызганып, барысын да үз көчебез белән җыеп алу. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрү максатыннан, үзләренең әти-әниләре белән бергәләп, елга янындагы территорияне җыештыруда катнаштылар. Алар елга янындагы чүп-чарны, коры ботакларны җыеп, капчыкларга тутырдылар һәм чүплеккә озаттылар. Бу эш аларны яшәү тирәлегенә җаваплы карарга өйрәтә, укучыларда экологик культура тәрбияли. Шулай ук алар туган җирнең гаҗәеп матурлыгын сакларга да өйрәнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International