Зәйдә Дмитрий Милочкинны соңгы юлга озаттылар

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Зәй халкы махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Милочкинны соңгы юлга озатты. Хәрби чара "Энергетик" мәдәният сараенда узды. Дмитрийның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Гущин Иван Николаевич, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары-подполковник Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы, 73489 нчы хәрби часть командирының хәрби - сәяси эшләр буенча урынбасары - капитан Малов Даниил Әсхәт улы җиткерделәр. Дмитрий үз һөнәре итеп Ватанга хезмәт итүне сайлый, кыю һәм батыр сугышчы була, хәрби бурычын гомеренең соңгы минутына кадәр намус белән үти. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Батыр егетне Поручик авылы зиратында җирләделәр. Аның турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International