Зәйдә "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру буенча эш стандартларына өйрәтү үткәрелде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

«Безнең ишегалды» территорияләрне төзекләндерү республика программасын тормышка ашыру кысаларында, бүген «Энергетик» мәдәният йортында «Тимсофт» бизнес-тренеры Александра Знаменская һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды белгече Ксения Самсонова белән берлектә, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда катнашучы барлык белгечләрнең, үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән эш стандартларына өйрәтү буенча уку үткәрелде. Кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Программа юлларны асфальтлау, булган тротуарларны төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ут баганалары кую яки гамәлдәгеләрен төзекләндерү, ком катламында куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчык булдыру яки яңартуны үз эченә ала. Укыту барышында, бүген "Энергетик" мәдәният йортында, 18.00 сәгатьтә,  Төзүчеләр урамы, 6 нчы йортта  яшәүче халык белән очрашу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International