«ЭКОяз-2022» Республика экологик акциясе кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында педагоглар балалар белән бергә «Кабартманың урман маҗарасы» дигән театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Анда балалар, кешеләр, хайваннар, үсемлекләр тормышындагы вакыйгаларда катнашучы булдылар. Экологик театр базасында көчле тәрбия потенциалына ия булган «экологик агитбригада» булдыру дигән фикер туды. Бу юнәлештә «Бөртеккәй» төркеме балалары беренче адымнарын ясадылар, балалар алдында чыгыш ясадылар. Кызыклы әкият формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу бәлагә китерергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Костюмлаштырылган театр куелышы табигатьне саклауга һәм табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.