Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чыбыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ата-аналарга бакчада һәм теплицада эшләргә булыштылар. Балалар чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге орлыкларын чәчәргә, түтәлләргә су сибәргә, бакча-җиләк культураларын тукландырырга, помидор, кәбестә үсентеләрен күчереп, җирне йомшартырга булыштылар. Шулай итеп, укучылар экологик эшкә җәлеп ителгән, үсемлекләрне дөрес карарга, табигатьне кадерләргә һәм яратырга, кеше хезмәтен бәяләргә өйрәнәләр.