Экологик хәл темасы бүгенге көндә бик актуаль, чөнки хәзерге кеше шулкадәр күп күләмдә калдыклар җитештерә, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн кыенлаша бара. Күбебез әйләнә-тирә мохитнең торышы, көнкүрештә үз-үзебезне тотуыбызга турыдан-туры бәйле дип уйламый. Еш кына шундый күренешкә тап буласың: кулланылган батарейкалар йорт буйлап таралган, ә аннары көнкүреш чүп-чары белән бергә чыгарып ташлана. Кечкенә генә ялтыравыклы батарейканың кеше өчен дә, әйләнә - тирә мохит өчен дә гаять зур куркыныч чыганагы булуы берәүнең дә башына килми. Галимнәрнең тикшеренүләре буенча, бер батарейкада булган авыр металлар 20 квадрат метр туфракны пычрата икән. Ул - урман зонасында бер керпенең яшәү территориясе. Проблема шунда ки, кешеләр бу куркыныч факт турында һәм кулланылган батарейкаларны нишләтергә икәнлеген белмиләр. «ЭкоЯз 2022» акциясе кысаларында гимназиядә "Батарейкалар, бирешегез!» акциясе үтте. Бу акциянең максаты - укучыларның игътибарын әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемасына җәлеп итү. Без җыйган барлык батарейкалар утильләштерүгә тапшырылачак.