Зәйдә Сабантуйга әзерлек эшләре башланды

2022 елның 17 мае, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме- Сабантуйны уздыру турындагы указга кул куйды. Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм 11-13 июньдә, Яр Чаллыда — 18 июньдә, Казанда Сабантуй 19 июньдә узачак. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр Сабантуена әзерлек һәм аны үткәрү буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Ул 11 июньгә билгеләнде. Зәй Сабан туе быел шулай ук Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта узачак. Район башлыгы предприятие һәм оешма, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә паркның торышын карап чыкты, аны төзекләндерү буенча җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде, шулай ук урында төрле мәйданчыкларны урнаштыру мәсьәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International