«Мавыктыргыч бөҗәкләр дөньясы»

2022 елның 17 мае, сишәмбе
«Тере табигать» экологик проекты кысаларында «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тозлы камырдан бөҗәкләр ясадылар. Эш барышында балалар тере табигатьне саклау кирәклеге, бөҗәкләрнең файдасы турында белделәр. Бөҗәкләрне үз куллары белән экологик яктан чиста, зарарсыз материалдан ясау, балаларда шатлык, соклану һәм гаҗәпләнү хисе тудырды. Аның ни дәрәҗәдә оста итеп ясалуы мөһим түгел, ә эшләнмәнең һәрвакыт бердәнбер һәм кабатланмас булуы мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International