«Макулатура тапшыр - агачны коткар!» экологик акциясе старт алды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

«ЭКОяз-2022» акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбенең балалар бакчасында «Макулатура тапшыр - агачны коткар!» экологик акциясе старт алды. Аның максаты - балаларның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә актив позициясен формалаштыру. Төрле яшьтәге төркем балалары, педагоглар һәм әти-әниләр әлеге акциядә актив катнаштылар. Зур энтузиазм белән балалар бакчасына иске газеталар, журналлар, китаплар, картон упаковкалар тапшырдылар. Нәтиҗәдә, 17 килограмм кәгазь калдыгы җыелды һәм эшкәртүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International